Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую һәм аны ремонтлауны оештыру турында фикер алыштылар

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую һәм аны 2018 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Олы Нөркәй авылында машина-трактор станциясе башкалардан мәйданы белән дә, техника саны белән дә аерылып тора. Монда инде бар куәткә сабаннарны, чәчкечләрне, культиваторларны һәм башка тагылма җайланмаларны ремонтлау бара.

Семинарда катнашучылар хуҗалыкның машина-трактор паркын карап чыктылар һәм ремонт эшләре белән таныштылар. Алар техниканы саклауга куюның торышына, шулай ук ремонт эшләренең барышына югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International