ТИПКАда эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларын әзерләү буенча укулар узды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларын әзерләү буенча укулар узды.

Килүчеләргә лекцияләрне “Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария белгечсләре, ТИПКА һәм Н.Э. Бауман ис. КДВМА профессорлары һәм мөгаллимнәре укыды.

Укырга килүчеләр авыл хуҗалыгы хайваннарын үрчетүне оештыру нигезләрен, терлекләрнең физиологиясен һәм аларның төрле технологик шартларга ияләшүләрен, аларны тукландыру һәм карау үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Шулай ук сөт җитештерүдә иң югары күрсәткечләргә ирешү, зоотехник чаралар планын дөрес төзү мәсьәләләрен дә карадылар.

Алган белемнәрне ныгыту өчен, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Березовка» ҖЧҖ базасына барып, дәрес үткәрелде. Укырга килүчеләр эре мөгезле терлекләрне ректо-цервикаль ысул белән ясалма орлыкландыру күнекмәләрен алдылар, шулай ук сөтчелек фермасында терлек үрчетүгә идарә итүнең практик аспектлары һәм селекция эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International