Шимбә көнне Казанның 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәләргә барысы 33,6 млн. сумлык диярлек продукция китерелгән, 507 машина катнашкан. Ярминкәләргә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре тикшерү белән чыктылар.
Казанның Яңа Савин районы ярминкәсенә Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре килде. Продукциянең ассортименты бай иде: ит, балык, йомырка, сөт, сырлар, шикәр, он, ярмалар, бәрәңге, яшелчәләр, бал һәм башка товарлар алып килгәннәр.
«22 машина килде, 2,2 миллион сумлык продукция һәм товарлар алып килдек. Монда авыл җирлекләре, агрофирмалар башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар килгән иде, – дип сөйләде Югары Ослан муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин. – Көн дә бик матур, килүчеләр дә күп».
“Хәмидуллин Н.З.” ИП вәкиле Суфия Алләүтдинова макарон әйберләре сатты. «Без үзебезнең продукцияне март аенда җитештерә башладык, ә ярминкәгә дүртенче тапкыр килүебез, – диде ул. – Даими сатып алучылар да барлыкка килде инде, пешергәндә, макарон изелми, диләр».
Сатып алучылар арасыннан Казанда яшәүче Ленар Төхвәтуллин сүзгә кушылды. Ул ярминкәгә бәрәңге һәм яшелчәләр алырга килгән. «Безнең үзебезнең бакчабыз юк, – диде Ленар Төхвәтуллин. – Монда алмыйча, тагын кайда сатып алырга була соң Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы продукцияне? Ә, иң мөһиме, бәяләре кызыктырырлык. Без чын күңелдән рәхмәтлебез шундый ярминкәләр оештыручыларга».
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Сөләйманов Казанда чатыр корылган мәйданчыкларда уза торган ярминкәләр турында да әйтеп узды. Моннан тыш, ярминкәләр Зеленодольск районының Октябрьский поселогында һәм республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында оештырылган. Шундый ярминкәләр Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Алабуга, Зәй шәһәрләрендә дә уза, – диде ул. – Бүген биредә сатып алучылар күп, продукция дә яхшы сатыла. Бәяләрне без башка базарлардагыга караганда 20-30%ка түбәнрәк тотабыз».