Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль мәгълүмат системасы мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе субъектлары катнашында видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлекләре башлыклары Александр Дружин һәм Ирек Садыйков, «Татарстан Республикасының мәгълүмат технологияләре үзәге» ДУП департаменты башлыгы Георгий Цой һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Нияз Булатов катнашты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгында Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль мәгълүмат системасына башка категорияләр составындагы авыл хуҗалыгын алып бару өчен кулланылучы җирләр дә керә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль мәгълүмат системасындагы барлык чыганакларның белешмәләрен туплау нәтиҗәсендә илнең чәчүлек әйләнешләре структурасын тулысынча күзалларга мөмкин булачак, бу исә җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру юнәлешендә фәнни нигезләнгән ысуллар табарга һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Аерым алганда, Татарстан Республикасында башка категориягә керә торган авыл хуҗалыгы җирләре 230 гектар исәпләнә. Шуларның күпчелек өлеше максатчан юнәлештә кулланыла.