“1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ карабодае «Варвара Кашеварова» бренды белән республика һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыга

2017 елның 13 октябре, җомга

15 октябрьдә “1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ яңа төргәкләү линиясен ача. Проект буенча «Варвара Кашеварова» сәүдә маркасы белән төргәкле продукция чыгару күздә тотыла. Төргәкләү линиясенә инвестиция күләме 20 млн. сумнан артык каралган. Бүген белгечләр линияне сынап карыйлар, ә 15 октябрьдән ул тулы куәтенә эшли башлый, җитештерү куәте – тәүлеккә 60 тонна. Сәүдәгә ярма кечкенә төргәкләрдә чыгарыла: карабодай – 900 г, геркулес – 500 г.

“1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ базарда һәрвакыт конкуренциягә сәләтле булды, ул төргәкле ярмаларны бөтен Россия буйлап тарата, әмма сатып алучыга ул башка брендлар астында килеп җитә. Үз бренды белән яңа линия ачу предприятиене бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгарачак. Комбинатта карабодайны элеккеге технология буенча, пар кулланып җитештерәләр, бу аның сыйфатларын саклап калырга ярдәм итә. Шуңа күрә яңа продукция сыйфаты ягыннан да, бәясе буенча да шактый отышлы булачак. Бүгенге көндә республика сәүдә челтәрләре белән дә, федераль челтәрләр белән дә килешүләр төзү турында сөйләшүләр алып барыла», – дип сөйләде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.

Быел “1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ 3,3 мең га мәйданда карабодай һәм 1,9 мең га мәйданда солы үстерде. Тулаем җыем 84 мең центнердан артып китте, шуннан карабодай – 35 мең центнер һәм солы 49,4 мең центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International