Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2017 елның 9 аендагы контроль-күзәтчелек эшчәнлеге хакында гавами фикер алышу узды.
Чарада Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чараны Нурислам Хабипов ачты. «Безнең очрашуның максаты – Россия Федерациясе законнарының Россельхознадзор контролендә булган катгый таләпләрен бозуларны булдырмау, безнең эчәнлекнең ачыклыгын арттыру, хокук бозу очракларын ачыклау, аларның сәбәпләрен аңлату», – диде ул.
Учреждение эшенең йомгаклары турындагы нотык белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов чыгыш ясады. Ул шул чорда башкарылган эшләр турында сөйләде. Җир күзәтчелеге өлкәсендә 460тан артык контроль-күзәтчелек чарасы башкарылган, 3,5 млн. сумнан артык штраф салынган. Иң киң таралган хокук бозулар арасында – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдаланмау. «Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы территориясендә шундый 34 мең гектар җир барлыгы ачыкланды», – диде Ленар Фәттерахманов.
Үсемлекләр карантины өлкәсендә 610 контроль-күзәтчелк чарасы үткәрелгән, 800 мең тоннадан артык карантин продукция кулланудан алынган, ашлык һәм аны эшкәртеп әзерләнгән продуктларның сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итү өлкәсендә 288 тикшерү уздырылган. Нотыкчы шулай ук фитосанитар контроле өлкәсендә яңа норматив документларның гамәлгә керүе турында мәгълүмат бирде. «2018 елның 1 гыйнварыннан карантинлы фитосанитар зонадан продукцияне чыгару электрон документ рәвешендәге карантин сертификатя нигезендә гамәлгә ашырылачак», – дип ассызыклады Ленар Фәттерахманов.
Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика территориясендә эпизоотик иминлекне саклаучы учреждениенең эшчәнлеге белән таныштырды. Ул эре мөгезле терлекләрдә эренле дерматит вирусын булдырмауның мөһимлеге турында сөйләде. 2017 елның 22 сентябренә Идел буе федераль округы нда әлеге авыру буенча карантин режимында 41 чыганак билгеләнгән. «Башкарыла торган чараларга да карамасатн, без эре мөгезле терлекләргә вакцина ясамыйча бу авырудан читтә калып булмас дип уйлыйбыз», – диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы.
Вакцина алу өчен быел республика бюджетыннан 200 млн. сум акча бүленгән.
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану турында сөйләде. 2017 елда году Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан 34,2 мең га файдаланылмаган җир барлыгы ачыкланган. Шундый иң күп җир Югары Ослан районында – 4117 га, Зеленодольск районында – 3886 га һәм Биектау районында – 3520 га.
Аннары Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, «Татарская МВЛ» ФДБУ директоры Рәис Кәримов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте рәисе Таһир Һадиев чыгыш ясадылар.
Таһир Һадиев мондый очрашуларның кирәклеге турында әйтте. “Бүген Россельхознадзор үз эшчәнлеген киңәйтә», – диде ул һәм учреждение белгечләрен җирләрдән файдалану мәсьәләсенә игътибарны арттырырга өндәде.
«Монда катнашучы барлык белгечләр дә кайсы яктан булса да Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бәйле эшчәнлек башкаралар. Без бер бурычны үтибез, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов. – Аны бергәләп хәл итәргә кирәк. Шулай иткәндә генә без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз».
Ахырда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эш йомгаклары турында фикер алышу булды.