Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясауга багышланган киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.

Терлекчелек тармагының күрсәткечләре һәм алга таба бурычлар турындагы нотык белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. «Алга таба терлекчелек тармагының эш нәтиҗәләре рейтинглар рәвешендә бәяләнәчәк, монда инвнстпроектларны гамәлгә ашыру активлыгы буенча күрсәткечләр дә исәпкә алыначак», – дип хәбәр итте минситр урынбасары.

2017 елның 1 сентябренә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны – 736,5 мең баш, шул исәптән сыерлар 244,4 мең баш исәпләнә. 973,7 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 105%), 284 мең тонна терлек ите һәм кош ите (102%) җитештерелгән.

Министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, эре мөгезле терлекләр саны республиканың Зәй, Сарман, Яңа Чишмә, Балтач, Кукмара, Саба һәм башка районнарында арткан.

Сөт җитештерү күләмнәрен шактый арттырган районнар: Зәй, Әтнә, Әлки, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары. Сөт җитештерү кимегән районнар: Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай һәм Апас районнары. «Сөт җитештерү Кама Тамагы, Арча, Тукай, Апас һәм Буа районнарында кимеде», – дип өстәде Нәҗип Хаҗипов.

Министр урынбасары Татарстанда сөтне сатып алу бәясенең 6 октябрьгә торышы турында сөйләде. Шушы көнгә аның 1 кг хакы 23,61 сум иде. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында 3 урында тора.

Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен продукциянең сакланышын тәэмин итүгә игътибар итәргә өндәде.

Җыелыш азагында министр урынбасары чарада катнашучыларга булачак зона семинар-киңәшмәләре турында мәгълүмат бирде, алар Казан, Зәй һәм Нурлат шәһәрләрендә бу елның октябрендә өченче ункөнлектә узачак. Аларда эре мөгезле терлекләрне тоту һәм тукландыру, савым сыерларының продуктивлылыгын арттыру мәсьәләләре каралачак.

Аннары “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады, ул киңәшмәдә катнашучыларга терлекчелектә нәсел эшенә йомгаклар турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International