Татарстанның Мамадыш шәһәрендә авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды, аны “Сәламәтлек” XIV авыл Спартакиадасы программасы буенча “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Ярышларда республиканың 16 районыннан командалар катнашты. Барысы 100ләп кеше ярышты.
Шәхси исәптә хатын-кызлар арасында 1 нче урынны Әлмәт районыннан Анна Хонина алды, 2 нче урында – шул ук районнан Вероника Апаева һәм 3 нче урында Саба районыннан – Диләрә Бәширова.
Шәхси исәптә ир-атлар арасында 1 нче урынны Саба районыннан Павел Галанов алды, 2 нче урында – шул ук районнан Револь Андреев һәм 3 нче урында – Мамадыш районыннан Андрей Шебухов.
Команда исәбе буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Саба районы, 2 нче урында – Мамадыш районы һәм 3 нче урында – Әлмәт районы.