2017 елның 4 - 7 октябрендә ВДНХ территориясендә 19 нчы “Алтын көз – 2017” Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды. Форум кысаларында берничә тармак конкурсы үткәрелде. Агросәнәгать комплексының иң яхшы предприятиеләре һәм хезмәткәрләре югары сыйфатлы азык-төлек продуктлары җитештерүдәге уңышлары, нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдәге казанышлары өчен, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын булдырган өчен һәм башка юнәлешләрдәге уңышлары өчен бүләкләргә ия булдылар.
Конкурслар йомгаклары буенча Татарстанның түбәндәге оешмалары бүләкләнде:
– Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы – “Алтын көз – 2017” Россия агросәнәгать күргәзмәсенең алтын медале белән – нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәкечләргә ирешкән өчен;
– «Казан сугару техникасы заводы» ҖЧҖ – «Казанка» киң алымлы су сиптерү машиналарын җитештерүне оештырган өчен – алтын медаль белән;
– «Бөреле» ЯАҖ – җәнлекчелекне үстерүдә югары күрсәкечләргә ирешкән өчен – алтын медаль белән;
– «Файзә» СХПССК – сөт эшкәртү өлкәсендә югары күрсәкечләргә ирешкән өчен – алтын медаль белән;
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасы территорисендә африка дуңгызлар чумасын (АЧС) булдырмауга юнәлдерелгән эпизоотиягә каршы чаралар үткәргән өчен – алтын медаль белән;
– «Казан шәһәренең Дәүләт ветеринарая берләшмәсе” ДБУ – Казан шәһәре территориясендә хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын бетергән өчен – көмеш медаль белән;
– «Тукай РДВБ» ДБУ – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә эре мөгезле терлекләрне лейкоздан дәвалаган өчен – көмеш медаль белән.