Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2017 елның 8 октябре, якшәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең тырыш һәм фидакарь хезмәтегез, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешен тәэмин итү белән бергә, Россия иминлегенең һәм муллыгының төп нигезен дә тәшкил итә.

Бүген авыл хуҗалыгындагы уңышлар илдәге тотрыклы үсешне күрсәтә һәм иртәгесе көнгә ышанычны арттыра. Без агросәнәгатьтә тагын яңа рекордлар куйдык. Күп эш эшләнде. Һава шартларына да карамастан, быел 128 млн. тонна ашлык җыеп алабыз – бу абсолют рекорд! Җыеп алынган мул уңыш илебезнең һәрдаим артып торучы ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк, терлекчелек өчен сыйфатлы азык әзерләргә, шулай ук Россиянең бодай экспортлау буенча дөнья күләмендә лидерлык статусын ныгытырга ярдәм итәчәк.

Арпа, майлы культуралар, карабодай, теплица яшелчәләре һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары буенча зур уңышлар алынды. Узган елда Россия шикәр чөгендереннән шикәр әзерләү буенча дөньяда беренче урынга чыккан иде, быелгы сезон йомгаклары буенча да шикәр чөгендеренең мул уңышы лидерлык позицияләрен саклап калырга өмет тудыра.

Илебез аграрийлары терлекчелектә дә җитди уңышларга ирештеләр. Бүген без эчке базарны үзебезнең ит белән тулысынча тәэмин иттек диярлек һәм хәзер ирешелгәннәрне ныгытабыз.

Илебезнең азык-төлек иминлеге тәэмин ителде, кибетләр киштәләрендәсыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык продуктлар барлыкка килде. Ашлык, ит, сөт, теплица яшелчәләре һәм җиләк-җимеш – болар алга таба үсеш перспективалары. Бу продуктлар белән без үзебезне генә ашатып калмыйча, дөньяда иң эре азык-төлек экспортлаучы булып җитешүебезгә ышанып калам мин.

Аграр җитештерүдәге үсеш авыл территорияләренә дә яңа сулыш өрде: авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керемнәр авылга кире кайта һәм авыл җирлекләре үсешенә этәргеч бирә. Авыл кешеләре өчен йортлар төзелә, газ һәм су кертелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, клублар ачыла, спорт мәйданчыклары төзелә. Нәтиҗәдә, авыл кешеләренең тормыш сыйфаты һәм яшәү шартлары бүген дәүләтнең эчке сәясәтендә беренче планга чыга.

Моның өчен меңләгән коллективлар көч куя: авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә,фермер хуҗалыкларында һәм кооперативларда, АПКның төбәк идарә органнарында, безнең ведомство учреждениеләрендә, фәнни-тикшеренүинститутларында һәм аграр уку йортларында.

Ышанам ки, гомуми бурычларны хәл итү өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәдә җирле үзидарә органнарының, аграр бизнесның, фермерлык хәрәкәтенең көчләрен берләштерү авылны яшәү һәм эшләү өчен заманча, уңайлы һәм перспектив урын итеп ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, сезнең һөнәри осталыгыгыз, Илебезне һәм Җиребезне яратуыгыз, авылдагы көндәлек хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең авыр хезмәтегез, барлык кыенлыкларга каршы тора алу сәләтегез, сездәге чыдамлык зур яңа казанышларга ирешүдә ныклы нигез булып торуына ышанам мин.

Сезнең һәркайсыгызга нык исәнлек, рухи күтәренкелек, хыял-ниятләрегезнең тормышка ашуын телим, йортларыгызда иминлек-муллык, бәхет-шатлык һәм мәхәббәт булсын!

Бәйрәм белән сезне!

 

 

                                                                                                                Россия Федерациясе

                                                                                                                авыл хуҗалыгы министры А.Н. Ткачев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International