Казанда һәм Чаллыда 7 октябрьдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак

2017 елның 6 октябре, җомга

Шимбә көнне, 7 октябрьдә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре Казанның 10 мәйданчыгында узачак.

Совет районында («Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖендә (Аграрный ур., 2) Нурлат, Саба, Аксубай, Кукмара муниципаль районнары фермерларының продукциясе сатылачак, Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе була.

Яңа Савин районында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары вәкилләре була.

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Питрәч муниципаль районы фермерлары тәкъдим итәчәк.

Мәскәү районында Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен Чүпрәле муниципаль районыннан китерәчәкләр.

Киров районында «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территория мәйданчыгында (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы аграрийларының продукциясе булачак һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1) ярминкә эшләячәк.

Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) Лаеш районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе була һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) мәйданчыкта Әтнә муниципаль районы фермерлары була.

Идел буе районында авыл хуҗалыгы продукциясен «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) сатып алырга мөмкин булачак.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Татмелиорация» ААҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ЯАҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин ур., тукталышыннан алып Вахитов проспектына кадәр). Сатуга үз продукциясен Сарман, Әгерҗе, Менделеевск һәм Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алып килә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International