Татарстан агрономнары Worldskills стандартлары буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионатында 2 нче урынны алдылар

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

«Кубань дәүләт аграр университеты» югары белем бирү ФДБМУ базасында «Агрономия» компетенциясе буенча Worldskills стандартлары гигезендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионаты узды. Өч көн дәвамында илнең 11 төбәгеннән иң яхшы яшь агрономнар һөнәри осталык конкурсында җиңү яулау өчен тырыштылар. 29 сентябрьдә чемпионатның ябылу тантанасы булды, анда ярышларда катнашкан 12 аграрчыга һәм 14 экспертка тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырдылар, шулай ук җиңүчеләрне билгеләделәр.

1 нче урынны Евгений Рудковский һәм Александр Крюков алдылар («Подъем» АҖ, Тамбов өлкәсе). 2 нче урында – Вероника Решетняк һәм Марсель Әхмәтҗанов (Казан дәүләт аграр университеты, Татарстан Республикасы), 3 нче урында – Александра Климова һәм Сергей Гужвин («Экологик-биологик үзәк» муниципаль бюджет мәгариф учреждение, Миллерово ш., Ростов өлкәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International