Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Халыкара БДБ кубогы”на ат спорты ярышлары узачак

2017 елның 29 сентябре, җомга

2017 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында “Ат көне” бәйрәменә багышланган «Халыкара БДБ кубогы”на ат спорты ярышлары узачак. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе һәм “Казан” халыкара ат спорты комплексы оештыра.

Чабышлар 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә узачак. Чара кысаларында шулай ук «Аргамак», «Авыл егетләре», Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына да чабышлар уздыру планлаштырыла. «Ат көне» бәйрәме хөрмәтенә ат җигү тизлеге, иң җитез олау, иң яхшы йөк арбасы конкурслары үткәреләчәк. Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Республиика балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары, ат дагалау буенча мастер-класслар һәм башкалар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International