«Яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча өстәмә конкурска йомгаклар ясалды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча өстәмә конкурска йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми суммасы 35 млн. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан конкурста катнашуга гариза биргән 58 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 17 КФХ грантларга ия булдылар. Иң күп җиңүчеләр Биектау муниципаль районыннан – 3 крестьян-фермер хуҗалыгы.

Грантлар алучылар үз проектларын күбрәк терлекчелек юнәлешендә гамәлгә ашырачаклар, шулардан 5 – эре мөгезле сөт терлекчелеге буенча - 285 баш сыер, 4 – эре мөгезле терлекләр симертү буенча - 250 баш, бер – сарыкчылык буенча - 150 баш һәм бер – атчылык буенча - 40 баш. Шулай ук җиләк-җимеш культураларын үстерү буенча 4 проект гамәлгә ашырылачак һәм 2 проект – “яшелчәчелек” буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International