«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы сезонлы эшләр башкаруга 4 миллиард сумнан артык акча җибәрде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы төбәктә сезонлы эшләр башкаруны финанслауга 2017 ел башыннан алып 4,2 млрд. сум акча җибәрде, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларына 140 млн. сум бүленгән иде. Акчаларның күпчелек өлеше – 4 млрд. сум чамасы – АПКны ташламалы кредитлау механизмы кысаларында 5% еллык ставка буенча җибәрелде.

«Урып-җыю кампаниясен уздыру кысаларында агросәнәгать комплексы предприятиеләренә вакытында һәм алырлык кредит ярдәмен тәэмин итү – хәзерге вакытта филиалның беренче чираттагы бурычы. Россельхозбанк төбәк АПК предприятиеләре өчен кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру буенча актив эш алып бара, моңа агымдагы елда аграрийларга ташламалы кредит бирүнең яңа механизмы гамәлгә керү нәтиҗәсендә ирешеп булды», – дип билгеләп үтте «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International