«Красный Восток Агро» ААҖенең Әлки филиалында көнбагышны сынау өчен суктырып карауга керештеләр

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

«Красный Восток Агро» ААҖенең Әлки районы филиалында көнбагышны сынау өчен суктырып карарга булдылар. «Үзәк Әлки» филиалында, биредә бу культура 14,7 мең га мәйданны били, һәр гектардан – 25 центнер, ә кайбер кишәрлекләрдән 28әр центнер май орлыгы алуны планлаштыралар. «Хәзер әлеге культураны анализ өчен җыя башладык», – дип сөйләделәр филиал белгечләре.

«Көньяк-көнчыгыш Әлки» филиалы кырларында сынау өчен суктырылган май орлыгының дымлылыгы 24% күрсәтә. 1,4 мең га мәйдандагы көнбагышны якын көннәрдә җыярга керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International