Министрлыкта Татарстан һәм КХР арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Shenzhen World Food City Business Management & Development холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Тони Чэнь белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Анда шулай ук министр урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Олег Земсков, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов һәм башкалар катнашты

Очрашу башында Марат Әхмәтов катнашучыларны Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы торышы, шулай ук аның экспорт куәте белән таныштырды. «Аерым алганда, бездә үсемлек майларын экспортлау тәҗрибәсе бар, республикада алар елга 315 мең тонна чамасы җитештерелә», – дип сөйләде министр.

Тони Чэнь киңәшмәдә катнашучыларга Шэньчжэнь шәһәрендә гамәлгә ашырыла торган «Импорт продуктларының халыкара үзәге» проекты турында сөйләде. Комплексның гомуми мәйданы 550 мең кв. м, анда павильоннар, офислар, шулай ук халыкара мерчендайзинг-үзәге эшләячәк. Үзәк 2017 елның 26 октябрендә ачылырга тиеш.

Аннары очрашуда катнашучылар яклар хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре һәм алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International