Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Иске Урыссу штп.ыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдар Насыйбуллин киләсе елда сарыклар тоту өчен терлекчелек бинасы төзүне планлаштыра. «Кирәкле материалларны алдым инде, – дип сөйли фермер. – Хәзер хуҗалыкта 300 баш сарык бар. Киләчәктә хайваннар санын арттырырга уйлыйм, шуңа күрә өстәмә корылма кирәк».
Илдар Насыйбуллин совет мериносы токымыннан булган сарыклар үрчетә. «Мондый хайваннар безнең шартларга яраклашкан, итлеләр дә, шулай ук йонны да бик күп бирәләр, – ди ул. – Хәзер кышка әзерләнәбез. Кышка әзерләнү дигәндә, моңа бина әзерләү дә, профилактик чаралар үткәрү дә керә. Кыш өчен җитәрлк күләмдә печән, солы һәм башка азык та әзерләдек».