Бу елның 22 сентябренә Татарстанда 23,4 мең га мәйданнан 877,9 мең тонна шикәр чөгендере алынган, уртача уңыш – 375 ц/га.
Шикәр чөгендере иң күп Сарман районында җыелган – 200,5 мең тонна. Зәй районында бу татлы тамыр 177,5 мең тонна җыелган, Буа районында – 91,9 мең тонна, Тукай районында – 69,9 мең тонна. Бер гектардан иң югары уңыш Тәтеш районында – 500 центнер. Мөслим районында бу күрсәткеч – 440 ц/га, Чирмешән районында – 435 ц/га.
Мәйданның 45%тан күбрәге Тукай (планнан 53%), Түбән Кама (52%) һәм Апас (48%) районнарында җыелган.