Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районыннан «Тяминов Ю.А.» крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге чыгару дәвам итә. Быел “икенче икмәк”не биредә 45 гектар мәйданда үстергәннәр.
«Германиядә эшләнгән бәрәңге җыю комбайнын 5-6 ел элек алган идем. Машина бәрәңгене казып ала, туфрактан арынды, бункерга төйи, ә соңыннан аларны машина арбасына бушата, – дип сөйли Юрий Тяминов. – Комбайн транспортерында Николай Архипов, Алексей Васюткин, Леонид Шумнов эшлиләр. Алар үз эшләрен белә, аларга таянырга була. Валерий Якорев – алыштыргысыз тракторчы. Аның ярдәме белән бар техника да өзлексез эшли».
Бәрәңгесаклагычтагы эшне фермерның улы Артур Тяминов оештыра, ә хатыны Регина, сатып алучыларны каршы алып, бәрәңге белән озата. «Базарлы Матактан, Алпардан, Түбән Әлкидән, Болгардан, Ульяннан киләләр. Үзләре өчен бәрәңге сатып алучылар да бар», – диде Регина.
Фермер хуҗалыгында, бәрәңгедән тыш, 67 гектарда – кукуруз, 205 гектарда көнбагыш үстерелә. Бәрәңгене җыеп бетергәч, монда тагын бер урак өсте башлана.