Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында быел республика программасы буенча 17 терлекчелек бинасы ремонтланачак. Шулардан 11 объект – 100 баш эре мөгезле терлек тоту өчен , 6 – 200 баш эре мөгезле терлек тоту өчен исәпләнгән. «Күпчелек хуҗалыкларда төзелеш эшләре азагына якынлашып килә, – дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Бүгенге көнгә 100 баш терлеккә исәпләнгән объектлардагы эш 81 процентка башкарылган, 200 башка исәпләнгәннәрендә – 79 процентка».
Аның әйтүенчә, якын көннәрдә «Макаров Г.Ф.», «Митяев Л.В.», «Моляков В.А.» крестьян-фермер хуҗалыкларыда, шулай ук «Чирмешән агрохезмәтләре» ҖЧҖенең Югары Кармалка һәм Түбән Кәминкә бүлекчәләрендә сыер абзарларын ремонтлау төгәлләнеп килә. «Сыерларны җәйләүләрдән кышкы абзарларга кайтару вакыты җитә. Шуңа күрә ремонт эшләрен тизләтергә кирәк», – дип өстәде Ильяс Гатауллин.