2017 елның 16 сентябрендә Татарстанда шимбә көнне үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Шулар белән беррәттән Казанда 7 чатыр мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату дәвам итә. Сәүдә урыннары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Академик Лаврентьев ур., 10 (Яңа Савин районы), Батыршин ур., 20 (Киров районы), Дементьев ур., 7 (Авиатөзелеш районы), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә (Авиатөзелеш районы), Зәкиев ур., 12 (Совет районы), Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бист., Совет районы), Юлиус Фучик ур., 72 (Идел буе районы).
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: 8 (843) 2217623, 2217624.