Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Тулаем җыелган ашлык күләме 187,8 мең тонна тәшкил итә, бер гектардан уртача уңыш – 49,3 центнер. Иң югары уңдырышлылык – 61 ц/га – «Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә. «Нива» ҖЧҖ игенчеләре һәр гектардан уртача 54 центнер ашлык җыйдылар, «Зәй шикәре» агрофирмасы” ҖЧҖ – 51 ц/га, «Восток» агрофирмасы” ҖЧҖ – 47 ц/га.
Икмәк кабул итү предприятиеләренә 160 мең тонна ашлык озатылган. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында шикәр чөгендере, силос өчен кукуруз җыю дәвам итә, шулай ук туфракны төп эшкәртү эшләре бара. 20 сентябрьгә 161,5 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган, уңдырышлылык – 380 ц/га. Туфрак эшкәртү 38,8 мең га (63%) мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен сөрү – 33,4 мең га мәйданда.