«Агрономия» компетенциясе буенча авыл хуҗалыгы өлкәсе тармагы чемпионатында катнашучылар билгеләнде

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Казан дәүләт аграр университеты базасында «Агрономия» компетенциясе буенча Worldskills стандартлары нигезендә тармак чемпионатының сайлап алу этабы узды. Җиңүчеләр булып Лаеш районының “Кирби” ҖЧҖеннән агроном-орлыкчы Илнур Мортазин, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова һәм «Казаньагрохимсервис» ҖЧҖенең агроном-консультанты Вероника Решетняк танылдылар.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионатын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Ворлдскиллс Россия» “Һөнәри берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” үткәрә. Ярышлар Соревнования түбәндәге компетенцияләр буенча өч мәйданчыкта узачак: «Агрономия» – («Кубань дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, 25 - 30 сентябрьдә), «Ветеринария» – («Ставрополь дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр) һәм «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» («Башкортостан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, 15 - 19 ноябрьдә). Чемпионатта предприятиеләрнең 18 яшьтән 28 яшькә кадәрге хезмәткәрләре һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек итүче корпоратив, дәүләт учреждениеләре студентлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International