Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районыннан КФХ башлыгы Рәмиз Бәдретдинов шикәр чөгендере җитештерү белән шөгыльләнә

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмалары саны елдан-ел арта. Бүген аларның саны 80нән артык. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең берсе – КФХ башлыгы Рәмиз Бәдретдинов шикәр чөгендере җитештерү белән шөгыльләнә.

«Чөгендер үстерү белән шөгыльләнү идеясе кинәттән генә барлыкка килмәде, – дип сөйләде ул. – моңа кадәр бер төзелеш оешмасының җитәкчесе идем, әмма кризис нәтиҗәсендә яңа төр эшчәнлек өлкәсен эзләргә туры килдк. Хатыным Роза белән барысын да нульдән башладык – махсус әдәбият укыдык, интернеттан мәгълүмат эзләдек, республиканың башка хуҗалыклары тәҗрибәсе белән таныштык. Бу мәшәкатьле эш белән җиде ел элек шөгыльләнә башладык».

Беренче елда ук КФХ шикәр чөгендереннән яхшы уңыш ала, аннары кирәкле техника сатып алалар. Быел чөгендерне 500 гектардан артык мәйданда үстергәннәр. Фермер җыелган уңышны “Зәй шикәре” ААҖенә тапшыра. «Дөрес әйләнешне оештыру өчен якынча 1200 гектар җир кирәк, шуның бер өлешен парга калдырырга кирәк. Яңа КФХ ачтык, аның җитәкчесе улым Айдар. Алга таба әкренләп әлеге культура мәйданын арттырырга һәм матди-техник базаны яхшыртырга уйлыйбыз», – дип, үз фикерләре белән бүлеште Рәмиз Бәдретдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International