Казанда “Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре” күргәзмә-ярминкәсе узды

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узлы. Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыгың игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнашты.

Күргәзмәгә Татарстан Республикасы районнарыннан, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән виноград (йөзем җимеше) үстерүчеләр һәм бакчачылар килгән иде. Катнашучылар килүчеләргә үзләре үстергән виноград, алма, груша һәм утыртма материал тәкъдим иттеләр.

«Шундый күргәзмәләр 2009 елдан башлап үткәрелә. Без шулай бергәләп җыелып, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышабыз, тәҗрибә алмашабыз, – дип сөйләде “Казанская лоза” клубы рәисе Александр Зверев. – Быел, әлбәтә, катнашучылар әзрәк булды, ә килүчеләр, киресенчә, күбрәк иде. Теләүчеләр төрледән-төрле җимешләрдән авыз иттеләр».

«Күргәзмә бик ошады, – дип, үз фикерләре белән бүлеште Рената Зөфәрова. – Алып килгән виноград сортларының төрлелеге шаккатырды. Мин үз бакчамда да виноград үстерәсем килә, монда килеп, шактый күп файдалы мәгълүмат алдым».

Күргәзмә-ярминкәгә килүчеләрне бигрәк тә виноградны утырту, аны кышка әзерләү темасы кызыксындырды. Алар виноградны кышкы салкыннар йогынтысыннан һәм язгы-җәйге корылыктан яклау буенча комплекслы чаралар турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International