16 сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын свтиу буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Казанда алар 10 сәүдә мәйданчыгында оештырылды. Барысы 32 млн. сумнан артык продукция китерелде.
Ярминкәгә иртәдән үк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре килделәр.
Марат Әхмәтов Вахитов районында Чехов базары артындагы мәйданчыкта һәм “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ территориясендә китерелгән продукция ассортименты белән танышты. Ярминкәдә Арча, Апас, Балтач һәм Мамадыш районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге, «Майский» ТК”, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Залесный» агрофирмасы” ҖЧҖ, «Кирби» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Арча балык хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм АПКның башка предприятиеләре продукциясе сатылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр кешеләре һәрвакыт көтеп ала һәм алар матур традициягә әверелде. Казанда яшәүче Рәзинә Шәрипова шуны раслап, болай диде: «Быел мин бу ярминкәләрне түземсезләнеп көтеп алдым, һәм бүген ярминкәләр сезоны ачылуга шатмын, – диде ул. – Чөнки монда барлык продукцияне иң түбән бәяләрдән алырга була. Монда барысы бар: ит, сөт, йомырка, сырлар, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ярмалар, макарон һәм кондитер әйберләре».
Марат Әхмәтов сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. «Безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрбез ярминкәләрдә теләп катнашалар, – дип сөйләде министр. – Сезон ачылыр алдыннан Министрлыкта без муниципалитетлар вәкилләре белән очраштык, продукция ассортименты һәм аларның бәяләре турында сөйләштек. Без ярминкә чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга тырышачакбыз һәм бу социаль проектка бик җаваплы карыйбыз».
Яңа Савин районында “Бәхетле” гипермаркеты каршындагы мәйданчыктагы ярминкәдә Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Сөләйманов булды. Монда Яңа Чишмә һәм Спас районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре килгән иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Чаллыда Габдулла Тукай яр буе урамында, Галиәсгар Камал ис. бульварда һәм Шамил Усманов урамында оештырылган ярминкәләрдә булды. «Продукциянең ассортименты бай, бәяләре дә кызыктырырлык, – диде Алмаз Хисаметдинов. – Ветеринария хезмәте белгечләре эше нәтиҗәсендә сәүдә киштәләренә иң сыйфатлы продуктлар чыгарыла».
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу елның 23 декабренә кадәр һәр шимбәдә булачак. Мәйданчыкларның урнашуын һәм продукциягә тәкъдим ителгән бәяләрне монда карарга була:
http://agro.tatarstan.ru/rus/selskohozyaystvennie-yarmarki.htm.