Татарстан буенча бөртекле культураларны тагын 170 мең гектар чамасы җыясы калган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде.
«Явым-төшемнәр аркасында бу атнада бары тик 110 мең га мәйдан гына җыелды һәм 300 мең тонна ашлык суктырылды. Бу августтагы ике көнлек күләмнән дә азрак, августта без, эшләрне дөрес оештырып, бөртеклеләрнең төп өлешен югалтуларсыз җыеп ала алдык», – дип билгеләп үтте Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Ашлыкның һәр тоннасын җыеп алу зур хезмәт куюны таләп итә. Әмма хәзер әйтергә була инде: 4,5 млн. тоннага якын ашлык җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 34,3 центнер, бу күрсәткеч узган елга караганда гектардан 7,3 центнерга күбрәк. «Хәзер кырдагы барлык уңышны җыеп бетерү өчен, бөтен көчне куеп, һәр аяз көннән файдаланып калырга кирәк», – диде, эшнең мөһимлеген ассызыклап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Шикәр чөгендереннән мул уңыш чыга. Әлегә 15 мең га мәйдан гына җыелган әле, ягъни бу барлык мәйданның 21 процентын тәшкил итә. «548 мең тонна чөгендер чыгарылды, бер гектардан уртача уңыш – 364 центнер. Узган елга караганда гектардан 50 центнерга күбрәк. Уңыш әле тагын артачак. Татарстанның өч шикәр заводы да эшли башлады. Тәүлеккә 15әр мең тонна чөгендер эшкәртелә», – дигән мәгълүмат бирде Марат Әхмәтов.
Бәрәңгенең уңышы былтыргыга караганда азрак, ә өмет иткән идек күбрәккә. Шулай да, икенче “икмәккә” кытлык булмаячак, дип тынычландырды министр. Уратача уңыш – 215 ц/га, бу татарстанлылар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек.
«Җир сөрү эшләре бик күп әле, урып-җыю кампаниясенең соңгарак калуы бу эшне тоткарлый. Фаразланган 2 млн. гектардан бүгенгә бары тик 650 мең гектары гына эшкәртелгән, ягъни 33 проценты, – диде Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. – Барлык хуҗалыклар да үз көчләреннән тулысынча файдаланмыйлар, тракторлар да җитешеп бетми. Республика бюджеты ярдәмендә махсус техника сатып алу программасы эшли башлады. Куәте 300 ат көченнән артыграк булган 130 бер. техника сатып алуга килешү төзелде, әлегә республикага 50ләп трактор кайтты».
Бу ял көннәрендә бөтен республика күләмендә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Төп сәүдә мәйданчыклары Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районында җәелдерелә – боларга Татарстанның 33 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр үз продукциясен китерәләр. Тагын 10 районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм терлекчеләре үз район үзәкләре территориясендә атна саен ярминкәләр үткәрәчәкләр.