“Зәй шикәре” ААҖендә яңа шикәр чөгендере уңышын эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көнгә 220 мең тоннадан артык татлы тамыр эшкәртелгән, 29 мең тоннадан артык шикәр комы әзерләнгән.
«Заводта тәүлек буена уртача 7,9 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелә, – дип сөйләде “Зәй шикәре” ААҖ генераль директорының җитештерүне һәм автоматлаштыруны үстерү буенча урынбасары Александр Цветков. – Шикәр чөгендерен Зәй, Сарман, Мөслим, Тукай, Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск, Актаныш һәм Түбән Кама муниципаль районнары хуҗалыкларыннан китерәләр».