Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль район «Агро-Престиж» ҖЧҖенең «Уразаево» бүлекчәсе кырларында бар куәткә бәрәңге җыялар

2017 елның 15 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль район «Агро-Престиж» ҖЧҖенең «Уразаево» бүлекчәсе кырларында бар куәткә бәрәңге җыялар. Кырларда өч бәрәңге җыю комбайны эшли. «Яңгырлы һәм бик эссе булмаган җәй бәрәңге үсү өчен бик яхшы булды, – дип сөйли “Агро-Престиж” ҖЧҖ идарәчесе Илшат Тукманов. – Уңыш мул. Барысы 400 гектар мәйданнан бәрәңге аласы була».

Бәрәңгенең сыналган элиталы «Розара», «Зекура», «Королева Анна» сортлары белән бергә биредә Германиядән һәм Самарадан кайтарылган башка сортлар да утыртылган. Илшат Тукманов сүзләренә караганда, яңа сортлар климатка әйбәт җайлашкан, бер төптән 12-16 бәрәңге чыга.

Бәрәңге җыюда тәҗрибәле механизаторлар Владимир Васильев, Василий Петров, Валентин Васильев эшли, аны ташучылар – Бәгъзәнур Гыйззәтуллин, Рәфис Мулләхмәтов, Александр Блохин, Рәмзил Гәрәев һәм Сергей Бәширов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International