Татарстанда 16 сентябрьдә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башлана

2017 елның 15 сентябре, җомга

2017 елның 16 сентябрендә Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башлана.

Казанда ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:

– Совет районында: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2), һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);

– Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а);

– Авиатөзелеш районында: «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);

– Мәскәү районында: Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта;

– Киров районында: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);

– Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);

– Идел буе районында: «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).

Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин ур., тукталышыннан алып Вахитов проспектына кадәр).

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International