Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын ремонтлау һәм төзү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта 2017 елда сыер абзарларын һәм яшелчә-бәрәңгесаклагычларны капиталь ремонтлау һәм силос- сенаж траншеяларын төзү программаларын үтәү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде.

Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең программаларның гамәлгә ашырылуын тикшереп тору бүлеге башлыгы Азат Алиев, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының ТКХны реформалау һәм модернизацияләү бүлеге башлыгы Ранел Биктимиров, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Николай Титов объектларда сыер абзарларын капиталь ремонтлауның барышы турында сөйләде, бүгенге көнгә үтәлеш 71,3% тәшкил итә, яшелчәсаклагычлар буенча – 70,4%, силос-сенаж траншеяларрын төзү буенча – 76,9%.

«131 сыер абзары, 4 яшелчә-бәрәңгесаклагыч ремонтланган, 75 силос-сенаж траншеясы төзелгән, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Калган объектларда бу юнәлештә эшләр алып барыла».

Илдар Гафуров киңәшмәдә катнашучыларга программаны киләсе елда гамәлгә ашыру планы турында сөйләде. «Районнардан заявкалар алынды, алар гомумиләштерелде һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгына җибәрелде, – диде ул. – Безнең яңа тәкъдимнәрнең берсе – ашлык чистарту комплексларын, ашлыксаклагычларны һәм ябык ындыр табакларын капиталь ремонтлау».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International