«Кызыл Шәрыкъ Агро» («Красный Восток Агро») ААҖнең Әлки филиалы бүлекчәләрендә орлык культураларын җыюны төгәлләделәр. Механизаторлар киләсе ел уңышына нигез салалар – туфрак эшкәртәләр һәм көзге культуралар чәчәләр.
Шул ук вакытта бүлекчәләрдә кукуруз силосы да салалар. Бүгенге көнгә Әлки районы буенча траншеяларга барысы 14,9 мең тонна яшел масса салынган, кышкы чорга шартлыча бер баш хайванга 20,8 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.