«Алабуга” махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге чираттагы утырышы 13 сентябрьдә Алабуга районында махсус икътисадый зона мәйданчыгында узды. Бәяләү өчен дүрт инвестиция проекты тәкъдим ителде: «НПК Химпроминжиниринг» АҖеннән («Росатом») ПАН-прекурсор җитештерү проекты, «Роквул»дан субстратлар җитештерү проекты, «Хәят Кимья» Төркия компаниясенең санитар-гигиена продукциясе заводының икенче чираттагы төзелеше, «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» минераль ашламалар җитештерү проекты.
Утырышны ачып, Татарстан Президенты "Алабуга" МИЗның уңышларын билгеләп үтте – бүгенге көнгә биредә 23 предприятие эшли, тагын 5-6 мәйданчыкта төзелеш эшләре бара. "Шулай да, статус алып, әлегә проектларын гамәлгә ашыра башламаган резидентлар буенча эшне активлаштырырга кирәк", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Эксперт советы тарафыннан каралган проектларның берсе – «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» ҖЧҖ тәкъдим иткән комплекслы минераль ашламалар җитештерүе. Инвестицияләр күләме 715 млн. сум тәшкил итәргә тиеш. Проектта каралган еллык җитештерү куәте – 120 мең тонна продукция. Проект 2018 елның 4 кварталында эшли башлар дип көтелә. Завод продукциясен потенциаль кулланучылар – Татарстанның һәм якын төбәкләрнең авыл хуҗалыгы
"Алабуга" МИЗ резидентының гамәлдәге ROCKWOOL Russia компаниясе һәм ROCKWOOL International A/S Grodan минераль мамык җитештерү проектын тәкъдим итәләр. Әлеге инвестиция импортны алыштыру проекты була, чөнки бүген ул Голландиядән кайтарыла. 2018 елның беренче яртыеллыгында аны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Минераль мамыкны теплица үсемлекчелеге секторы кулланачак.
Татарстан Республикасы Президенты һәм "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы әлеге әгъзалары бьарлык проектларны хупладылар һәм компанияләргә резидент статусы бирелүне расладылар.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үсемлекләр өчен субстратлар чыгару буенча яңа “Гродан” предприятиесен төзүгә старт бирү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук «Роквул-Волга» заводы идарәчесе Максим Васильев, «Алабуга» МИЗ ППТ” АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «Роквул»ның Татарстан өчен стратегик партнер булуын билгеләп үтте. «Бу – "Роквул" компаниясенең чираттагы проекты, без аның белән 5 ел эшлибез инде. Заводта бик кирәкле продукт – таш мамык субстраты эшләнәчәк, бу безнең республикада гына түгел, ә тулаем Россия базарында әлеге продуктка булган ихтыяҗны бетерергә ярдәм итәчәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты.
Җитештерү корпусы «Алабуга» МИЗ ППТ” АҖнең иярчен компаниясе – махсус икътисадый зона резидентларына генподряд хезмәтләрен күрсәтү өчен булдырылган «Алабуга Девелопмент» тарафыннан төзеләчәк. Rockwool проекты әлеге яңа оешма өчен беренче заказ булачак.