ВДНХ территориясендә 4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр «Алтын көз-2017» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

ВДНХ территориясендә 2017 елның 4 октябреннән 7 октябренә кадәр 19 нчы «Алтын көз-2017» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Ел саен үткәрелә торган илнең төп авыл хуҗалыгы форумына үзебезнең һәм башка илләрнең АПК алдынгылары җыелачак. Күргәзмәдә Россия Федерациясенннән һәм чит илләрдән 2 меңнән артык предприятие, оешма, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре берлекләре һәм ассоциацияләре вәкилләре катнаша. Экспонентлар үз экспозицияләрендә иң яхшы инвестицион проектлар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен, авыл хуҗалыгы техникасын, җайланмаларын, шулай ук токымлы авыл хуҗалыгы хайваннарын күрсәтәчәкләр.

Форумның эллекле программасы гадәттәгечә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, дәүләт хакимияте органнары, финанс-кредит структуралары, тармакның әйдәүче экспертлары арасында эшлекле багланышлар урнаштыруга юнәлтелгән. «Алтын көз – 2017» күргәзмәсе көн тәртибенең төп темалары – тармакның экспорт куәтен үстерү һәм аграр өлкәне инвестицияләү процессының үсеш перспективалары. Күргәзмәнең төп вакыйгасы Агробизнесфорум булачак.

Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны http://goldenautumn.moscow/ сайтында алырга мөсмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International