Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында яңа сөт кабул итү пункты ачылды

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Корноухово авылында яңа сөт кабул итү пункты ачылу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыю белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар катнашты.

«Безнең төп бурыч – районда эшкуарлыкны үстерү, – диде Альберт Рәмәтуллин. – Бу бик кирәкле объект, чөнки авылларда күп кешеләр сыерлар тота, сөт җыючылар да күп. Яңа сөт җыю пункты эшли башлагач, транспорт чыгымнары да кимрәк булачак».

Шәхси эшкуар Илнар Зайнуллин сөйләвенчә, әлеге пункт түлеккә 30 тоннага кадәр сөт кабул итә алачак. «Объектта алты тонна сыйдырышлы ике сөт суыткыч урнаштырылган, сөтнең майлылыгын һәм сыйфатын тикшерү өчен мини-лаборатия бар, сөт ташый торган машиналарның цистерналарын юуу өчен махсус урын билгеләнгән. Продукцияне республиканың май-сөт комбинатына илтәчәкбез», – дип сөйләде Илнар Зайнуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International