Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының кайбер хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны тәмамладылар. Шулар арасында – «Трио» ҖЧҖ, «Хәмәтвәлиев И.К.» КФХ, «Гомәров И.Н.» КФХ, «Девятовское» ҖЧҖ, «Алга» колхозы һәм башкалар. Бу хакта районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, районда бүгенге көнгә 138,7 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 34,9 центнер. «Бөртеклеләр уңышы буенча иң югары күрсәткечләр “Хәмитов Р.М.” КФХсында, “Родина” һәм “Алга” колхозларында, шулай ук “Элита” ҖЧҖендә – бер гектардан 40 центнердан артык, – дип хәбәр итте Газинур Мусин. – Орлык өчен кукуруздан башка, мәйданның тагын 11%ы җыясы калды. Шулай ук рапс, карабодай һәм бәрәңге җыю да дәвам итә».