Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Фикер алышуда министр урынбасарлары, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, муниципалитетларның башкарма комитетлары җитәкчеләре, АПК оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов ачты. «Традиция буенча мәйданнар билгеләнде. Безгә тырышырга – авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру дәрәҗәсен күтәрергә һәм бу мөһим социаль бурычны лаеклы итеп үтәргә кирәк булачак», – дип билгеләп үтте ул.
Аннары министрның беренче урынбасары Николай Титов 2016 елда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең йомгакларын искә төшереп узды һәм бу сезонның бурычлары турында сөйләде. «Узган ел ярминкәләр ике этапта узды – 16 гыйнвардан 7 майга кадәр һәм 10 сентябрьдән 24 декабрьгә кадәр. Барысы 33 ярминкез уздырылды, аларга 1,6 миллиард сумнан артык продукция китерелде», – диде нотыкчы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казанда 7 чатыр ярминкәсе эшли, аларга халык теләп йөри, дип өстәде Николай Титов.
«Быел ярминкәләр 16 сентябрьдән 23 декабрьгә кадәр һәр шимбәдә Казанның 10 мәйданчыгында узачак, Чаллыда – 3 урында һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында 1 урында ярминкә оештырылачак. Продукциягә тәкъдим ителгән бәяләр берәмләп сатыла торган продукция бәяләреннән 20-30%ка түбәнрәк», – диде министрның беренче урынбасары.
Аның сүзләренә караганда, продукция бәяләре түбәндәгечә тәкъдим ителә (бәяләр бер кг яисә бер литр продукция өчен, йомырка бер дистә өчен күрсәтелә): кош ите – 110 сум, күркә ите – 220 сум, сыер ите – 280-320 сум, дуңгыз ите – 250 сум, сарык ите – 300-320 сум, югары категорияле йомырка – 55 сум, эре йомыркалар – 50 сум, 1 нче категорияле йомырка – 45 сум, үлчәп сатыла торган сөт – 30 сум, каты сырлар – 330 сум, ак май – 330 сум, шикәр комы – 35 сум, югары сорт он – 19 сум, карабодай ярмасы – 30 сум, бәрәңге – 14 сум, кишер – 12 сум, кызыл чөгендер – 10 сум, башлы суган – 15 сум, кәбестә – 7 сум, бодай –7 сум, арпа – 6 сум, арыш – 5 сум, солы – 7 сум, балык – 180 сум.
«Барлык продукцияне дә җитәрлек күләмдә китерергә кирәк, – дип ассызыклады Николай Титов. – Сәүдә урыннарын бизәү, ветеринария-санитария кәгазьләре һәм кирәкле башка документациянең булуы да бик мөһим. Өлкән яшьтәгеләргә хезмәт күрсәтүдә игътибарлы булырга кирәк – точки чәй, коймак-белен, пешкән камыр ризыклары белән гомуми туклану урыны, булдыруны, мәдәни-күңел ачу программасын оештыруны күздә тотарга кирәк».
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашучыларны сатыла продукциягә куела торган ветеринария таләпләре белән таныштырды.
«Һәр мәйданда баштан алып ахырга кадәр ветеринария хезмәте белгечләре булачак. Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен ветеринария хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Шул исәптән ветеринария-санитария экспертизасы ясау, ветеринария документларын тутыру һәм ветеринария хезмәте күрсәтү дә бушлай булачак», – дип мәгълүмат бирде Алмаз Хисаметдинов.
Ул автотранспортка, иткә һәм продукциягә булган башка таләпләр турында сөйләде.
Шуннан соң Алмаз Хисаметдинов очрашуда катнашучыларныңсорауларына җаваплар бирде.
Киңәшмәне йомгаклап, Марат Әхмәтов АПК оешмалары җитәкчеләрен ярминкәләрдә һәр ике атна саен график буенча катнашырга өндәде. «Мәсәлән, “Майский” теплица комбинаты, “Казаньзернопродукт”, “Нармонка”, Зәй, Нурлат, Буа шикәр заводлары, сезнең продукциягә халыкның ихтыяҗы зур», – дип ассызыклады министр.