Урып-җыю кампаниясенә икмәк кабул итү предприятиеләре, элеваторлар һәм ындыр табаклары хезмәткәрләре ел саен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Кайбыч муниципаль районының Шуширмә авылындагы “Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы (ПККХ) хезмәтчәннәре дә бу эшнең мөһимлеген аңлап эш итәләр. «Эш ике сменада оештырылган. Коллектив безнең бик дус, тату, үз эшләрендә барысы да профессионаллар», – дип сөйли ындыр табагы мөдире Илсияр Тимуршина.
Ындыр табагына кырдан ашлыкны машина йөртүчеләр Фәһим Халиков, Ришат Ибраһимов һәм Рушан Тимуршин ташыйлар, кайтарылган ашлык исәбен Талия Шәйхуллина алып бара, Әлфия Насыйрова, Дания Җамалова һәм Гөлсинә Садыйкова ашлык чистарталар. Зөфәр Зәйнуллин – ашлыкны саклауга салу өчен җавап бирә. «Безнең авыл зур түгел, шуңа күрәдер дә без бик дус. Уракның бик җаваплы чор икәнен аңлыйбыз. Әгәр берәребез ниндидер сәбәп аркасында эшкә чыга алмаса, хәленә кереп, аны алыштырабыз. Бергәлектә көч, шулай булганда гына эш уңышлы бара», – дип сөйләде Дания Җамалова.