«Нурлат шикәре» ЯАҖендә 2017 елгы шикәр чөгендере уңышын эшкәртү дәвам итә

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 3 сентябрендә «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 2017 елгы шикәр чөгендере уңышын эшкәртү сезоны ачылды. «Сезон әйбәт башланды. Тәүлеккә 2 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртәбез. Әлегә чимал “Южная” АФ ҖЧҖеннән килә, ташу өчен машина җитәрлек, буш торган юк. Чөгендер иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр китерелә, ә эшкәртү тәүлек буе бара», – дип сөйләде “Нурлат шикәре” ЯАҖ генераль директоры Игорь Сагайдак.

Сезон ачылганнан бирле 16,3 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителде. Бүгенге көнгә 14,4 мең тонна эшкәртелде, 1,5 мең тоннадан артык шикәр комы әзерләнде. Быел завод шикәр чөгендерен, Нурлат районныннан гына түгел, ә тагын Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарыннан да кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International