Татарстанда 2018 ел уңышы өчен нигез салына. Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, 2017 елның 11 сентябренә көзге культуралар чәчү 452,8 мең га (планнан 83%) мәйданда башкарылган, шуннан көзге арыш 136,4 мең га мәйданны били, көзге бодай – 307,9 мең га.
Туфракны төп эшкәртү 518,7 мең га (25%) мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен сөрелеп – 181,2 мең га. Барлык мәйданның 35%ы һәм аннан күбрәге Зәй (48%), Сарман (47%), Актаныш (41%), Аксубай (36%) һәм Лаеш (35%) районнарында эшкәртелгән. Югары Ослан (2%), Зеленодольск һәм Кама Тамагы (9ар %) районнарында җир эшләре әлегә сүлпәнрәк бара.