Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар слеты узды. Катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. «Бу залда эшчән һәм үз көченә ышанып эшләүче кешеләр җыелган, – диде ул. – Һичшиксез, сезнең эшегез авыр һәм тынгысыз. Сәгать дүрттә эш башлыйсыз, сезнең өчен бәйрәм юк, ял юк. Без сезгә алга таба да мөмкин булган бар ярдәмне күрсәтергә тырышырбыз. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә».
Шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы эшнең торышы турындагы нотык белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев чыгыш ясады. «Районда 33 мең баштан артык эре мөгезле терлек бар, шул исәптән – 9 мең башка якын сыер, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы. – Быел халыктан 88 миллион сумлык 4297 тонна сөт сатып алынды (узган елның шушы чорына карата 135%) һәм эшкәртүче предприятиеләргә җибәрелде».
Роберт Һадиев сөт күп тапшырган авыл җирлекләрен атап китте. Иң күп сөт Түбән Әлки авыл җирлеге хуҗалыкларыннан җыелган – 421 тонна. Аннан аз гына калышалар: Чуаш Кичүе авыл җирлеге (385 тонна), Салман (319 тонна), Иске Чаллы (317 тонна), Иске Алпар (298 тонна) авыл җирлекләре.
Чыгышлардан соң иң күп сөт тапшыручыларга һәм сөт җыючыларга бүләкләр тапшырылды. Шулар арасында сөт тапшыручылардан: Түбән Биктимер авылыннан шәхси хуҗалык тотучы Фасыйх Фәтхетдинов, Каргалы авылыннан Газыйм Гатин, Югары Әлки авылыннан Дәнис Сәләхов, Иске Ямкино авылыннан Фәргать Мәхмүтов, Иске Алпар авылыннан Рәис Мәхмүтов, Каракүл авылыннан Галина Казакова; сөт җыючылардан: Түбән Әлки авылыннан Ринас Гыйләҗев, Борискино авылыннан Рәшит Нуруллин, Ташбилге авылыннан Рәфикъ Хисмәтов, Югары Колчурино авылыннан Александр Мурзаков һәм башкалар.
«Минем 15 сыерым бар, ә эре мөгезле терлекләр – барысы 30 баш. Авылда да, терлекләр асрап, мул тормышта яшәргә була. Шуңа күрә яшъләргә кыюрак булырга, хуҗалык алып баруда миннән калышмаска киңәш итәм», – дип сөйләде Түбән Биктимер авылыннан 75 яшьлек Фасыйх Фәтхетдинов.