“Аксубай” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Чирмешән” бүлекчәсе ындыр табагында эшләр көчәйтелгән режимда бара

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

“Аксубай” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Чирмешән” бүлекчәсе ындыр табагында эшләр көчәйтелгән режимда бара. Керә торган барлык ашлык чистарту машинасы аша уза. Монда бер сменада 60-70 тонна ашлык эшкәртелә.

Ашлыкны сортларга аеруда Андрей Никитин, Елизавета Илюшкина, Любовь Николаева һәм башкалар эшли. Эшне оештыру өчен склад мөдире Александр Акташев җаваплы. «Беренче ел гына эшләмибез инде монда, – дип сөйли Елизавета Илюшкина. – Быел уңыш бик яхшы, шунысы сөендерә. Әлбәттә, кыенлыклар да була, әмма без аларны бергә-бергә җиңел хәл итәбез».

«Бүген бар көчне үстерелгән уңышны саклап калуга юнәлтәбез, – дип сөйләде “Аксубай” агрофирмасы агрономы Хәлил Минапов. – «Чирмешән” бүлекчәсенең ындыр табагы коллективы куелган бурычны уңышлы үти».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International