«Буа шикәре» ҖЧҖенә яңа уңыш шикәр чөгендеренең беренче партиясен китерделәр

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

«Буа шикәре» ҖЧҖенә яңа уңыш шикәр чөгендеренең беренче партиясен китерделәр. Чарада Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Җәббаров, представители «Ак Барс» ХК» АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

2017 елда «Буа шикәре» ҖЧҖ оешканга 57 ел була. Шушы чор дәвамында предприятие нык үзгәрде, бүгенге көндә заводның тәүлеклек эшкәртү куәте 5 мең тоннадан артып китә.

Заводка шикәр чөгендере «Дружба» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Нива» бүлекчәсе кырларыннан килә башлады. Әлеге хуҗалыкта шикәр чөгендерен 4,1 мең га мәйданда чәчтеләр, ә район буенча бу культура 9 мең га мәйданны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International