Мәскүдә «Тегермән – 2017» XV Халыкара конференциясе узачак

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

2017 елның 27 – 28 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә «Тегермән – 2017» XV Халыкара конференциясе узачак. Әлеге чара Халыкара сәнәгать академиясе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы он тарту һәм ярма предприятиеләренең һәм АПК тармак берлекләре Ассоциациясенең Россия Берлеге тарафыннан оештырыла.

Конференциядә он һәм ярма иминлеге һәм аларның сыйфаты, он тарту һәм ярма предприятиеләрендә инновацион эшләнмәләр кертү, эшкәртелә торган продукциянең ассортиментын киңәйтү, ашлыкны тирәнтен эшкәртү кебек һәм башка мәсьәләләр каралачак.

Чарада АПКның төбәк идарә органнары, он тарту һәм ярма предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук төрле компанияләр, галимнәр бергәлеге вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International