24 майга Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында язгы культуралар 29,1 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык мәйданның 93%ын тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кырынды авылыннан Фирая һәм Альфред Солтановлар бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнәләр.
24 майда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Алан» ҖЧҖендә үзйөрешле азык җыю комбайннарының техник торышын тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында Сөт бизнес академиясе базасында «Сөт терлекчелегендә ветеринариягә идарә итү» темасына семинар узды.
19 - 20 майда «Авиатор» техника паркы базасында республикада беренче мәртәбә агродизайн һәм фермерлык-сити өлкәсендә Агрохакатон узды.
Бүген Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай Выселкасы авылында авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр. Мәсәлән, Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә чәчү эшләрен 7 мең га мәйданда башкардылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм районнарның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләре өчен семинар узды.
2018 елның 28 маеннан 30 маена кадәр Россиядә беренче мәртәбә Бөтендөнья фермерлар оешмасының (БФО) VII Генераль ассамблеясы узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы, Юаты һәм Азнакай муниципаль районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышты.