Татарстан Республикасы Мөслим районының «Намус» ҖЧҖендә шикәр чөгендереннән мул уңыш көтәләр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

2017 елда әлеге культура уңышы хуҗалыкта гектардан 505 центнер булган иде. Быел шулай ук мул уңыш алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар, дип саныйлар «Намус» ҖЧҖ хезмәткәрләре. Бүгенге көндә өченче тапкыр гербицид белән эшкәртү һәм карбамид белән яфрактан тукландыру тәмамланган. Хәзер араларны эшкәртү эшләре бара, көнгә 800 гектарлап чәчүлек эшкәртелә.

Агрофирмада шикәр чөгендере Amity технологиясе буенча эшкәртелә. Бу технология татлы тамырны игүнең, җыюның һәм саклауның оригиналь ысулларын бирә. Яңа технологияне гамәлгә кертү аны җыю темпларын тизләтергә, технологик процессларны җиңеләйтергә, үсемлекләрне яклау чараларын куллану чыгымнарын киметергә һәм башка мөмкинлекләр бирә.

«Намус» ҖЧҖендә, шикәр чөгендереннән тыш, 2949 га сабан бодае, 2750 га арпа, шулай ук 2500 га көзге бодай, 411 га көзге шепкән (рыжик) чәчелгән. Бөртекле культуралар чәчүлекләрендә уңыш булдыру буенча барлык чаралар технологик срокларда уздырылган. 2018 ел уңышы өчен минераль ашламалар гектарга 210 кг исәбеннән кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International