20 июньнән республиканың Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы ике алдынгы югары уку йортында – Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе эшли башлады.
Аграр университетның кабул итү комиссиясе секретаре Гүзәл Фәссахова әйтүенә караганда, 2018 елда университетта дүрт уку бүлекчәсе: Агрономия факультеты, Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Институт Механизация һәм техник сервис институты, Икътисад институты базаларында 15 юнәлеш буенча, магистратурага 9 юнәлеш буенча студентлар кабул ителәчәк.
Укырга керүчеләр арасында Арча, Балтач, Питрәч, Теләче районнарыннан күп. Быел Башкириядән, Оренбург һәм Төмән өлкәләреннән һәм Казахстанннан да бар.
Ветеринария академиясендә Ветеринария медицинасы, Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетларына укучылар кабул итәләр. Абитуриентлар арасында республиканың барлык районнарыннан диярлек килүчеләр бар: Мөслим, Буа, Бөгелмә, Тукай һәм башка районнардан.
Абитуриентларның күпчелеге, югары уку йортларында белем алып, туган якларына әйләнеп кайту турында уйлыйлар. Мондый студентлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан югары уку йортларында махсус урыннар каралган. Аларга эләгү өчен районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу - югары белем алу мөмкинлеге генә түгел, әэшкә урнашу гарантиясе дә, хәзерге вакытта анысы да бик мөһим. 2014 елдан «50/50 программасы» буенча максатчан рәвештә белгечләр әзерләү механизмы эшли башлады, студент авыл хуҗалыгы предприятиесе студенты буларак укый. Ул саллы стипендия ала – 10 мең сум, аның 5 меңе – агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү чаралары кысаларында республика бюджетыннан, ә 5 меңе студент укып бетергәннән соң әйләнеп кайтырга тиешле авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан түләнә.
«Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының иң мөһим тармакларыннан берсе. Шуңа күрә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү максатында, белгечләр әзерләү системасы булдырылды. Бу система үзләренең һөнәри юлын алдан сайлаган, авыл хуҗалыгында эшләргә, авыл хуҗалыгы продукциясен нәтиҗәле җитештерүне оештырырга, авылны үстерергә теләге булган яшьләрне җәлеп итә», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин.