2018 елның 9 - 13 сентябрендә Мәскәүдә «Сокольники» күргәзмә комплексында XXII Апиславия конгрессы узды. Чараны тантаналы ачу Дәүләт Кремль сараенда булды.
Апиславия конгресслары Евразиянең төрле илләрендә ике елга бер мәртәбә уздырыла. Соңгы тапкыр Конгресс Россиядә 1996 елда узган иде. Мәскәүдә XXII Апиславия Конгрессы эшендә 40 илдән, шулай ук Россия төбәкләреннән 3000нән артык вәкил катнашты.
Татарстан Республикасыннан конгресста «ТРның аквакультура һәм умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты. Делегация составына «ТРның аквакультура һәм умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин, муниципаль районнар вәкилләре, умартачылык хуҗалыклары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре кергән иде.
Делегатлар түгәрәк өстәлләр эшендә актив катнаштылар. Татарстан Республикасына умартачылык җайланмалары, умартачылык инвентаре һәм ветеринариядә куллану өчен дару препаратлары кайтару турында башлангыч килешүләр төзелде.