Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында I-IV класслы куркыныч тудыра торган терлекчелек калдыкларын җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлеген лицензияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Россия табигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Агрокөч» һәм «Ак Барс» агрохолдинглар вәкилләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар терлекчелек калдыкларын, аерым алганда, тавык тизәген һәм тиресне эшкәртү эшчәнлеген лицензияләү өлкәсендәге федераль законнарның үтәлешен карадылар.
Хәзерге вакытта терлекчелек белән шөгыльләнүче барлык предприятиеләрнең 1,5%ында гына лицензия бар. Калдыкларның федераль квалификация каталогыннан тиресне һәм тавык тизәген төшереп калдыру өчен предприятиенең техник шартлары һәм санитария-эпидемиология бәяләмәсе булырга тиеш.
Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре эшчәнлегенә күзәтчелекне бүгенге торышы турында сөйләде, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче предприятиеләрне лицензияләр алучылар исемлегеннән төшереп калдырырга тәкъдим итте.
Джамбулат Хатуов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия табигать күзәтчелеге һәм төбәк хакимият органнары белән бергә, озакка сузмыйча, терлекчелек һәм кошчылык калдыкларын органик ашламаларга күчерү буенча тиешле регламент эшләргә һәм аның буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш, диде.
Мәсьәләне Россия төбкләрендә карау дәвам итәчәк. Өч атна эчендә АПК өчен мондый әһәмиятле закон проектларын алга таба үстерү стратегиясе билгеләнәчәк.